Краснодар өлкәсендә Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды

Ряфагать Хабибуллин

Ул дүшәмбе Краснодар краеның Кореновск шәһәрендә ачылды. Ә туган төбәге, “Вязовый Гай” авылында, туган көнендә искә алу кичәсе үткәрелде.

Сириядә һаләк булган Россия Герое, 55-нче вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллингә һәйкәл торгызылды. Ул дүшәмбе Краснодар краеның Кореновск шәһәрендә ачылды.

«Мемориал 3 нче номерлы шәһәр мәктәбендә урнашкан. Әлеге белем йорты 2016 елның июленнән офицер исемен йөртә. Моннан тыш, һәйкәлнең миниатюр күчермәсен уку елы дәвамында мәктәпнең иң яхшы сыйныфына бирәчәкләр», – диелә хәбәрдә.

Һәйкәлне ачу Хәбибуллин җитәкчелек иткән 55 нче аерым вертолет полкындагы Кутузовның Севастополь ордены 75 еллыгына багышлана. Сәламләү юлламасында Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев очучы исеме – «чын хәрби батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге», дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар була. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы – очучы инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.

Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллин туган ягында – Вязовый Гай авылында җирләнде.
28 март көнне Рәфагать Хәбибуллиннның туган көне уңаеннан аның туган авылында , Геройның исемен йөрткән мәдәният йортында “Туган ягым – мәхәббәтем минем” иҗат фестивале кысаларында “Рәфагать, син мәңге яшәрсең халык исемендә” дигән хәтер сәгате үтәчәк. Анда Россия Героеның исемен йөрткән Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучылары да әдәби – музыкаль композиция белән чыгыш ясаячаклар.

Авыл халкы Рәфәгатькә булган ихтирамнарын, мәһәббәтләрен үзләре язган шигырьләре, бәетләре аша җиткерәчәкләр, аны искә алачаклар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=899

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.