Нәрсә җитә Ана булуга

15 – 16 март көннәрендә Иске Кулаткы бистәсенең «Җәмигъ» мәчетендә “Ана булу – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга” дип исемләнгән XVI нчы Кулаткы укулары үтте. Әлеге ф әнни – гамәли конференциядә “Бөтен күрке Ана булуда” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы да оештырылган иде. Бу әһәмиятле чарада дин әһелләре, Татарстан төбәгеннән кайткан зыялылар, галимнәр катнаштылар.

Беренче көнне Иске Кулаткы районы мәчетләрендә эшләүче абыстайлар, мөгаллимәләр һәм мөгаллимә ярдәмчеләре тест формасында имтиханнар бирделәр. Комиссиянең рәисе Җәлил хәзрәт Фазлыев булды.

Тестларны уңышлы биргән апаларга Үзәкләштерелгән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мөселман дини оешмасы – урта һөнәри белем бирү учреждениесе “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе” сертификатларын комиссия әгъзасы Э.Ә. Ганеев тантаналы төстә тапшырды. Әлеге сертификатлар абыстайларга үз мәхәлләсендә мәҗлесләр үткәрергә, вафат булганнарны барлык йолаларын дөрес үтәп, соңгы юлга озатырга бурычлы итте, ә мөгаллимәләргә шәкертләргә дини гыйлем укытырга хокук бирде. Биредә шулай ук “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе” мөгаллимәләре Зөлфия абыстай Гарифуллина һәм Венера абыстай Заһретдинова мәетне нинди кагыйдәләр башкарып җирләү буенча абыстайларга остаханә күрсәттеләр, сорауларына җаваплар кайтардылар. Безнең йолалардан тик вафат булган өстенә җавапнәма тегеп кую гына дөрес башкарылмаганы ачыкланды. Шулай ук гүр сәдакасын бирү дә шарт түгел диелде.

Икенче көнне фәнни – гамәли конференция шул ук дин әһелләренең катнашында дәвам итте.
Төп мәсьәлә — “Ана булу – бөек исем. Нәрсә җитә Ана булуга” темасы һәр чыгышта кызыл тасма кебек җәелеп барды.Барлык чыгыш ясаучы ананың бөеклеген, вазифасын, бурычларын күрсәтергә, аңлатырга тырышты. Татарстан республикасы мөселманнар казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бик күп әдәпле , акыллы мисалларда ананың бурычларын аңлатты.

Кулаткы укуларында Губернатор киңәшчесе, өлкә администрациясе каршындагы гаилә һәм демография мәсьәләләре буенча идарә начальнигы О.В. Желтова катнашты. Ул үзе дә дүрт бала анасы икән. Үзенең чыгышында әлеге теманың бик актуаль булуын ассызыклады.

«Өлкә Губернаторы С.И. Морозов бу теманы көнүзәк мәсьәлә итеп куя һәм эшлекле чаралар оештыра. Гаилә һәм балалар — безнең иң зур байлыгыбыз, без аларны сакларга тиешбез,» — диде ул чыгышында. Аннары район ЗАГС бүлеге белән берлектә чирек гасыр бергә тату яшәп, үз балаларын гына түгел асрауга да балалар алып үрнәк яшәүче Тумашевлар гаиләсенә Губернатор исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Фәнни – гамәли конференцияне район Башлыгы Э.Ә. Ганеев һәрвакыттагыча оештырды, алып барды һәм йомгаклау сүзе белән дә чыкты. Биредә бик күп актуаль проблемалар күтәрелде, файдалы сүзләр әйтелде.

Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=895

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.