Фәнгә уңышлы адымнар

Мәктәп эшчәнлегенең төп максаты: балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү, аларның сәләтләрен үстерү. Шуңа күрә хәзерге вакытта укучылар педагоглар ярдәмендә үзләрен камилләштереп, төрле эзләнүләр алып баралар, фәнни-тикшеренүләр, эксперементаль эшләр оештырып, белемнәрен камилләштерәләр.

Күптән түгел генә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучылары Зеленодольск шәһәрендә үткән “РФнең дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” муниципаль программаны тормышка ашыру кысаларында Каюм Насыйри исемендәге XV нче Халыкара яшьләрнең фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар.

Конференциянең төп максаты: талантлы, сәләтле яшьләрне эзләп табу, аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыру, мәктәп укучыларын тикшеренү эшләренә җәлеп итү, милли культураның гореф-гадәтләренә, рухи кыйммәтләренә кызыксыну уяту.

Әлеге конференциягә төрле регионнардан, хәтта чит илләрдән: Япониядән, Төркиядән, Кытайдан, Казахстаннан, Латвиядән катнашучылар килгән иде. Безнең Иске Кулаткы районының данын Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең IX-XI cыйныфлардан тугыз укучы ун проект белән чыгыш ясады.

IX “А” сыйныфтан Алсу Усманова «Измерение времени реакции человека при помощи линейки» (җитәкчесе Р.З. Халикова), X cыйныфтан Мәрьям Амирова “СМС – друг или враг” (җитәкчесе Г.Р. Усманова), IX“А” cыйныфтан Ильяс Курамшин «История повторяется» (җитәкчесе Н.А. Бадаева), XI “А” cыйныфтан Мәрьям Абдуллина “Усомнившийся Платонов” (җитәкчесе Г.Р. Курамшина) тикшеренү эшләре белән беренче урыннарга һәм медальләргә ия булдылар.
X cыйныфтан Диляра Алтынбаева “Мир предметов в поэзии Осипа Мандельштама» (җитәкчесе Н.А. Байбулатова), “Только в чистоте мира» (җитәкчесе Ф.Р. Алимова) һәм IX“А” сыйныфтан Марсель Юмангулов “Исследование влияния щелочных батареек на здоровье человека и окружающую среду на пример Старокулаткинского района” (җитәкчесе Р.Р. Аделова) икенче урыннар яуладылар.

X сыйныф укучысы Илгиз Усманов “Математические знания в рациональных способах посадки картофеля (җитәкчесе Г.А. Ахметова), XI “А”cыйныфтан Алсу Узбекова “Использование матриц для решения экономических задач» (җитәкчесе Р.А.Үмәрова) һәм IX “А”cыйныфтан Надежда Решетникова “Мобильная зависимость» (җитәкчесе Р.К. Биккулова) өченче урыннарга ирештеләр.

Конференциядә җиңүчеләр Татарстан Республикасының мәгариф Министрлыгының һәм Казан Федераль университетының Дипломнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Жюри әгъзалары Татарстан Республикасының югары уку йортлары педагоглары иделәр. Алар катнашучыларны төрле критерияләр буенча бәяделәр.

Без дә районыбызның йөзен югары дәрәҗәдә күрсәтүче тырыш, сәләтле укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм укуларында зур уңышлар, куйган максатларына ирешүләрен теләп калабыз. Аларны җитәкләүче, ярдәм итүче укытучыларга да тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Ә. Давыдова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=885

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.