КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

— Әти, әйдә бакчага, шунда сөйләшәбез. Таныш бул — киявең.
Алар кул биреп күрештеләр. Игорь бакчада әнисе белән яратып утыра торган кәнәфи таганга таба китте, машинадан ачып бер шешә коньяк та алды. Әтисе белән ничек сүз башларга, ни дип кайткан? Игорь янына килеп утырган әтисенә стакан белән коньяк тоттырды, үзе берсүзсез эчеп тә куйды.
— Улым, син эчми идең бит. Игорь улым, әниең кая?
— Син, әти, үзең турында сөйлә, кайларда ниләр бетереп кайттың, бөтенләйгәме?
— Мин, улым, синең алдыңда да, әниең алдында да гаепле. Син хаклы булгансың, мин, улым, сездән башка, әниеңнән башка яши алмыйм, ничаклы ялгышлар ясаганымны үзем дә аңлыйм, әниең генә кичерсен иде, улым.
— Әни кичерде, әти, ул барысын да кичерде.
— Минем бер әйбергә бик ачуым килеп утыра идем. Әниеңнең шкаф тартмасыннан чәч толымы килеп чыкты, ни дигән эш ул, Яшьләр артыннан мода куамы әллә? — Әтисе тагын әллә ни дип тузынды, Игорь борылып күз яшен сөртеп алды, тик әнисенең юклыгын әйтергә теле әйләнмәде.
— Әти, ник телефоныңны алмадың, мин сиңа күпме шалтыраттым, син бик тә кирәк идең бит, эх, әти…
— Мин аны самолеттан төшүгә югалттым, әллә өйдә калдымы дип тә уйладым. Шуннан яңасын алдым.
— Нишләп алайса бөтен язганны кабул итәмәдең? Мин яздым бит сиңа кайт дип, ә син, минем икенче гаиләм бар, борчыма, дип җавап җибәрдең.
— Кем, минме?
— Алайса, яшь хатыныңнан сора, анда телефоның. Эх, әти, әти, әни кичерде дә ул сине, син менә кичерерсеңме үзеңне?
Игорь башын куллары белән кысты, еламаска тырышты.
— Улым, ни булды, нәрсәдер әйтергә телисең дә, әйтмисең.
Игорь йолдызлы күкләргә бакты, эчкән коньяк та ярдәм итмәде, тагын салып эчте.
-Без, әти, әнине җирләп килдек.
Ниндидер тынлык урнашты. Игорь әтисенә борылып карады, ул артына хәнҗәр кадалгандай аңа текәлеп каткан иде.
-Ни сөйлисең, балам? — диде, көчкә телен әйләндереп.
— Кичә, туган авылында. Син киткәч, ул аңына килә алмыйча бер үлгәннән калды, шунда гына мин аның рак белән чирләгәнен белдем, ул инде күптәннән чирләгән, безне жәлләп әйтмәгән.
— Син мине табарга тиеш идең, ишетәсеңме, син мине табарга тиеш идең. — Әтисе калтыранып бар көченә кычкырды.
— Әни әйтергә кушмады, үзе монда, йөрәге анда булыр, кирәкми, кызганып, минем үлгәнне көтеп утырмасын, диде. Син аны бик рәнҗетеп киттең, әти.
— Рая, Раечкам минем, ничек шулай уйлый алдың? Мине кичерергә мөмкин түгел. Мин бит аның белән хушлашырга йөрәгем җитмәде, аңладым, мин хаклы түгел. Ник кирәк бу дөнья ул булмагач? — Александр Иванович бөтен җаны әрнеп кычкырды. Менә кайда иде соңлап килгән үкенеч.
— Әни сиңа хат калдырган, — дип кесәсеннән хат чыгарып бирде.
Әтисе калтыранган куллары белән аны ертып, яктыга килеп укырга маташты, тик күзгә тулган яшь укырга бирмәде, ул ашыгып өйгә кереп китте. Аның язуын күрү белән елый башлады, түзә алмый арлы-бирле йөренде, аннан үзләренең йокы бүлмәсенә кереп китте.
«Сашенька, хушлашмыйча киттең, менә мин дә хушлашмыйча китәм, мин сине кичердем, син икебез өчен дә яшәргә тиеш, балаларга терәк бул. Мин ышанам синең кире кайтырыңа. Ходай безнең мәхәббәткә сынаулар үткәрде, син шул сынауны үтә алмадың. Аңларсың ялгышыңны. Сашенька, син миңа бик тә кирәк идең, бөтен теләгем — тизрәк әйләнеп кайтсаң иде, балаларга авыр булыр икебезне дә югалтсалар. Мин синең белән бик тә бәхетле булдым, син елама, син яшә. Оныклар туар, син аларны минем өчен дә сөй, ярат. Түз, бар да яхшы булыр».
Александр Иванович үзе генә белде ялгыз авырлыкны. Аны сынаулар алда көткән икән әле. Ул Рушаниянең көндәлеген табып алды. Ул укый-укый бер кызарды, бер агарды, ул үзенең хыянәтен читтән күрде, сөекле хатынын нинди газапларга салуын, аны кемгә алыштыруын аңлады. Кызганыч, Ходай аны үз гөнаһларыңда үзең газап чик дип исән калдырган. Ул көннәр буе бакчада йөрде. Тиеннәрне кул сугып күпме генә чакырса да, алар бүтән килмәделәр. Башка бәхетле бакчага күчтеләр бугай. Бакчаның һәр почмагында Рушания күренде күзенә. Александр Иванович хатынын бакчаның һәр почмагыннан эзләде, һәр сукмак аны хәтерләтте, ул көннән-кән ныграк сыгылды, чәчләре агарды, үз эченә бикләнде. Вакыт- вакыт бушлыкка: «Кичер мине, кичер, кадерлем», дип кычкырды, ялынулары җавапсыз калды. Кайчандыр ул Рушанияне ишетмәгән кебек, хәзер аны Рушания ишетмәде. Әнисенең кырыгына әбисе кайтырга кушты. Алар җыелышып авылга кайттылар. Игорь машинаны туры зиратка алып килде, әнисе кабере янында үсеп чыккан яңа каберне күреп, сискәнеп китте. Коелган сары яфракларны кара мәрмәр таш өстеннән сыпырып карады да чайкалып куйды.
— Алик абый? Юк, моның булуы мөмкин түгел.
Куш каен төбендә аерылып торган ике кабер, аларның ташлары да бертөсле. Өстенә язылган язуны укып, мәгънәсен аңларга тырыштылар. Александр Иванович шашып калгандай карап катты.
— Бу кем, бу кем, ник алар бергә? — диде калтыранып.
Игорьга да бик авыр булып китте. Бу хәлне һич башына сыйдыра алмады, алар бер елда туганнар, бер елда үлгәннәр. Ничек аңларга моны?
Фатыйма әбиләре шушы бер ай эчендә йөзе сулып, күзләренә сары сагыш сарган. Балалар әбиләрен жәлләп, яшьле күзләрен аңа төбәделәр. Фатыйма инәй алар арасында ап-ак чәчле Сашаны күреп, бик озак аңа карап торды. Аны Айбикә инәй үлгәннән бирле күргәне юк иде. Аның күзендә сагыш ярылып ята. Игорь әбисен кочаклап:
— Әбием, ник болай, без яратканнар безне ташлап китәләр?
— Асылгәрәй абыең әниеңнән башка яши алмады, китте артыннан. Саша, ачуланма, олы мәхәббәт шунда сыналадыр, күрәсең. Ул аны соңгы юлга озатты, беррәттән генә ятарга булса да хакы бардыр. Без аны җан биргән җиргә җирләдек.
Раечкасын үзеннән башка кем беләндер беррәттән күрү башка сыешлы хәл түгел иде. Сашада капма-каршы хисләр көрәште. Ул гомер буена Раечка минеке генә дип яшәде, аның күңел чисталыгында да һичкайчан шикләнмәде, ә бүген килеп кемдер берәү аның урынын алган. Менә шул мизгелдә Раечкасын югалтканын аңлады. Аның урынын башка берәү алган. Раечкасы бәлки кичергәндер дә бит, тик йөрәген башка берәүгә биреп киткән түгелме?
Фатыйма инәй Игорьны Асылгәрәй бүлмәсенә алып керде.
— Менә монда кәгазьләр калдырган, сиңа бирергә кушкан. Ул беркайчан да үзе турында сөйләмәде, үлгәнче чирле икәнен дә белмәдем. Менә киемнәре.
Игорь кәгазьләрне актара торгач, Алик абыйсының су асты көймәсендә хезмәт иткәнен, зур гына чинлы офицер булуын аңлады. Шул ук вакытта атом реакторында аварияга эләгеп, көчле нурланыш алганы ачыкланды, ул инде алты ел элек икенче группа инвалид булып чыгарылган була. Шуннан соң ул авылына кайткан. Ул кәгазьләргә, фотоларга күз салды, зур кеше булган, ә киемнәре ничек килешә. Берәү булса, мактаныр, кат-кат сөйләр иде. Юк, барысын үзе белән алып китте. Кәгазьләр арасыннан бер генә хатын-кыз фотосы чыкты, ул матур алтын рамкага алынган, ул да булса аның әнисе иде. Әбисе хаклы, олы мәхәббәт вакланмаган. Тагын бер конвертны кесәсенә бөкләп тыкты, монысын кайткач карармын дип. Игорь хәзер әтисе өчен борчылып яшәде, әтисе үз эченә бикләнде. Эшкә кайтырга да җыенмады. Алар әниләренә матур кабер ташы ясатырга биргәннәр иде, тик авылга кайтып килгәч, аны алып кайтуның кирәге калмады. Әтисе аны бакчаның бер почмагына урнаштырды да көннәр буе шуның каршысында утырды. Кайдадыр Раечкасының кем беләндер беррәттән ятуын уйлыйсы да килмәде. Ул монда, ул аныкы гына, дип, үз-үзен ышандырырга тырышты. Ул кинәт бер картка әйләнде. Игорь белән Алесяга ничек тә әтисе оештырган сәүдәне тартырга кирәк, зур гына завод хуҗасы булу бер дә җиңел түгел иде. Беркөнне аның кабинетына ярдәмчесе керде:
— Сезне анда бер кыз көтеп утыра, кабул итүегезне сорый.
— Ярый, керсен, — диде Игорь.
Кабинетка кыяр-кыймас кына какча буйлы, бик гади генә киенгән кыз килеп керде, керде дә аптырап аңа карап катты.
— Ни йомыш?
Кыз бер кулындагы кәгазьгә, бер каршысындагы егеткә карады.
— Миңа Захаров кирәк.
— Мин булам Захаров Игорь Александрович.
Кыз аның алдына конверт китереп салды. Игорь аны ачып укыды да, кызга күтәрелеп карады.
— Миңа Рушания апа калдырган иде, сезгә барырга кушкан, белмим нигә. Юк, беләм, менә бу карточканы алып килдем, — дип, кыз бик дулкынланып, аның алдына акча ала торган карточка чыгарып салды.
— Сез кайдан беләсез минем әнине?
— Алар әни белән бергә больницада яттылар. Картаны ул миңа бер ел элек китергән иде. Безгә укырга түләргә дип. Мин акчаларны җыеп тутырдым.
Дәвамы бар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=873

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.