Балалар Сабан туе

Бүген Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында традицион балалар Сабан туе гөрләп үтте. Милли бәйрәмгә ата-аналар һәм балалар, район җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде. Бакча мөдире Л.Ф. Богданова кунакларны мөһим, көтеп алган бәйрәм белән котлап, милли йолаларыбызны алда саклап калып, яшь буынга мирас итеп калдыру кирәклеге турында сөйләде. Район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Ө. Хәсәнов та тамашачыларга җылы теләкләрен җиткерде. Эшмәкәрләр исеменнән Рамил Ахмедов чыгыш ясап, милли бәйрәм белән котлады.
Сабыйлар матур музыкаль чыгышлары белән бәйрәмне бизәп торды, зур теләк белән төрле милли уеннарда җитезлеккә көч сынашты. Ә инде милли көрәш — бәйрәмнең бизәге булды. «Абсолют батыр» исеменә чыгарылыш төркеменнән Амир Мусиев лаеклы булды. Сабантуйда бер бала да бүләксез калмады.
Әлеге эчтәлекле бәйрәм бер мизгелдәй үтеп, балалар һәм кунаклар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8547

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.