«Таң йолдызы» фестивале

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Кулаткы район мәдәният йортында “Таң йолдызы” район фестивале гөрләде. Иҗади чарада районыбызның иң талантлы балалары катнашты. Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова исеменнән “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә секретаре урынбасары Л. Р. Альбикова котлау сүзләрен җиткерде һәм фестивальдә ккатнашучыларга район Башлыгының татлы бүләкләрен тапшырды. Фестиваль кысаларында Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Ө. Хәсәнов та котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясенә старт биреп, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга сертификатлар тапшырды. Фестиваль бик күңелле үтте, балаларның һәркайсына Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8538

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.