1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне

Хөрмәтле балалар һәм ата-аналар!
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.
Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн — балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме — балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу — һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8527

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.