31 май көнне район администрациясендә җәйге каникулларда “Балалар куркынычсызлыгы” Бөтенроссия акциясенең үтәлеше турында киңәшмә узды. Аны район администрациясе башлыгының беренче урынбасары И.Ө.Хәсәнов алып барды. Киңәшмә барышында балалар травматизмын профилактикалау, җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү чаралары, балаларның җәйге мәшгульлеге һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе турында сүз алып барылды. Әлеге мәсьәләләр буенча җаваплы служба җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, мөһим эш планнары билгеләнде.M
Май 31 2023
Балалар куркынычсызлыгы
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=8524
Свежие комментарии