Иң мөһиме — бердәм булырга

Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез алты ай узган хәрби хезмәттән соң, бер-бер артлы туган якларына кыска вакытлы ялга кайталар. Хәрбиләребезнең исән-сау кайтуларына якыннары, барлык райондашларыбыз да шатлана. Бу көннәрдә Ватаныбызны саклаучы якташыбызның берсе, Кирюшкино авылы егете Фаил Фатихович Амиров белән очрашып, солдатларның көнкүреше, сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сораштык. Фаил анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Җавап бирсә дә – төгәл һәм җитди. Кыскасы, чын хәрбиләрчә.
— Фаил, беренчедән үзең турында сөйләп китсәң иде.
— Мин 1993 елның 19 июнендә Кирюшкино авылында туып үстем. Мәктәпне тәмамлагач ук, 2011 елда хәрби хезмәткә чакыру алдым һәм армия сафларына киттем. Хәрби хезмәтемне Мәскәү өлкәсенең Ашукино бистәсендә урнашкан 21 оператив билгеләнештәге аерым бригадада рядовой укчы булып үтәдем. Шуннан соң Сызрань, Тольятти, Волгоград, Мәскәү шәһәрләрендә вахта ысулы белән хезмәт иттем. 2016 елда гаилә кордым. Хатыным Лилия белән кызыбыз Милена һәм улыбыз Амирны тәрбияләп үстерәбез.
— Мобилизация хәбәрен син ничек кабул иттең?
— Повестка алгач, нәни балаларыбыз булуга карамастан, ничектер качып, бармыйча калу өчен сәбәп эзләү теләген башыма да китермәдем. Якыннарым белән сөйләшеп, бары тик барырга дигән максат куйдым. Ир-ат кеше башкача уйларга да тиеш түгел. Без туган илебезне, гаиләләребезне сакларга бурычлы. 28 сентябрьдә повестка алдым, 1 октябрь көнне инде райондашларыбыз белән хәрби хезмәткә киттек. Әти-әниемә мине шундый кыю, көчле рухлы итеп тәрбияләүләренә бик рәхмәтле, аларның тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре миңа һәрчак ярдәм итә.
— Хәрби әзерлекне кайда узарга туры килде?
— Безнең районнан мобилизацияләнгәннәр белән бергә хәрби әзерлекне без бер ай дәвамында Пенза шәһәренең артиллерия училищесында уздык. Шуннан соң махсус хәрби операция зонасына киттек.
— Андагы хәрби хезмәт ничек үтә, нинди яшәү шартлары, бер-берегезгә ничек ярдәм итәсез?
— Без мотоукчылар батальоны составында дошманга каршы көрәш алып барабыз. Әлбәттә, сугышта барысын да күрергә, кичерергә туры килә. Хәрбиләр арасында булган бердәмлек, үзара ярдәм итү бик мөһим. Егетләр белән бергәләп барлык кирәк шартларны булдырырга тырышабыз. Су мәсьәләсенә килгәндә, бу җирләрдә кизләүләр бик күп, алар безне коткара. Гомумән әйткәндә, барысы да “нормально”.
— Посылкалар, гуманитар ярдәм сезгә барып җитәме?
— Гуманитар ярдәм җыючы барлык райондашларыбызга бик рәхмәтле. Барысы да килеп җитә. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Барлык егетләр исеменнән Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богдановага, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеевка, беренче урынбасары И.Ө. Хәсәновка, эшмәкәрләр Фәридә Абдулхаевна Рәхмәтуллинага, Галия Мөнировна һәм Рамил Әбдрәшитович Алтынбаевларга ярдәм күрсәткәннәре өчен аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Туган яклардан килгән посылкалар җаныбызны җылыта, күңелләрне күтәрә. Шулай бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр!
— Анда барырга теләүчеләргә нәрсә теләр идең?
— Беренчедән, махсус хәрби операция җитди эш икәнен аңларларга. Монда әзерлек тә, физик сәламәтлек тә кирәк. Бернәрсәдән дә курыкмаска, командирлар куйган бурычларны намус белән үтәргә. Иң мөһиме – бердәм булырга. Ватанны саклау — барлык ир-егетнең изге бурычы. Туган илебезгә куркыныч янаганда, читтә калырга ярамый. Бездән башка кем аны эшләргә тиеш?
Фаилның хатыны Лилия дә ничек кенә авыр булса да, тормыш иптәшенең махсус операциягә китү карарын аңлап кабул иткән. “Без аның белән горурланабыз, ул безне, илебезне саклый. Кызыбыз биш яшендә генә булуга карамастан, әтисе белән горурлана, ул безнең өчен герой, ди. Якташларыбызга, районыбыз җитәкчеләренә безгә игътибар биргәннәре, ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме барысы да яхшы булсын, хәрбиләребез исән-имин гаиләләренә кайтсыннар”, — дип сөйли Лилия Шамилевна.
-Без дә бу теләкләргә чын күңелдән кушылып, егетләрнең тиз арада сау-исән туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез. Һәммәбез дә тыныч һәм имин тормышта гомер итик.

Әңгәмәне Руфия Сәйфуллина алып барды.

Напоминаем, в Ульяновской области проводится набор на военную службу по контракту: денежное довольствие составляет от 200 тыс. рублей; имеется социальная защита для бойца и семьи, жилищное обеспечение.

Дополнительную информацию можно получить:

в пункте отбора на военную службу по адресу г. Ульяновск, ул. Карла Маркса, д. 39;

по телефону: (8422) 35-62-78;

на сайте https://contract.mil.ru/enlistment_contract/info.htm

В военкомате  Новоспасского, Радищевского и  Старокулаткинского районов Ульяновской области: р.п. Новоспасское,  улица Терешковой, 24; телефон: 8(84238) — 2 — 16 — 39.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8497

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.