Спортчыларыбыз сынатмады

27 майда Цильна районының Зур Нагаткино эшчеләр бистәсендә «Симбириада-2023» өстәл теннисы буенча өлкә балалар-яшүсмерләр ярышларының өченче туры узды.

Әлеге спорт бәйгесендә безнең район спортчылары да катнашты. Нәтиҗәләр буенча Илсаф Рамазанов 2010-2011 елгы спортчылар төркемендә икенче урынны яулады. Лиана Кушаева 2008-2009 елларда туган кызлар арасында өченче урынга чыкты. Диляра Бульхина, Солтан Ахтәмов, Ринат Сафин үз төркемнәрендә дүртенче урыннарга лаеклы булдылар. Спорт чарасына баруны оештыруда район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев тырышлык куйды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8481

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.