Бүген Россиядә билгеләп үтелә торган эшмәкәрләр көне уңаеннан район мәдәният йортының биюләр залында әлеге бәйрәм уңаеннан тантаналы чара булып узды. Бәйрәмдә төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы район эшмәкәрләре хөрмәтләндә. Алар адресына бәйрәм котлаулары, матур теләкләр яңгырады. Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгының экономик мәсьәләләр буенча урынбасары И. Х. Ахметов эшмәкәрләргә район бюджетына, хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, бизнеста уңышлар теләделәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт программасы белән дәвам итте.
Свежие комментарии