26 май — Россиядә эшмәкәрләр көне

Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Кече һәм урта бизнесны үстерү — өлкә, район җитәкчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Балтач районында кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар да бар.
Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез — эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез.
Сезгә уңышлар, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, идеяләрегезнең, проектларыгызның һәм башлангычларыгызның тормышка ашуын телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8459

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.