25 май – мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау көне

Бу көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көн укучылар өчен дә, укытучылар, ата-аналар өчен дә аеруча истәлекле. Чөнки унбер ел буена бергә белем алган укучылар, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарга җыена. Бу көнне алар яраткан укытучылары белән сабуллаша, шуңа да күңелләрендә моңсулык, күзләрендә матур киләчәккә өмет чаткысы балкый.
Төрле уку йортларына керсәләр дә, хезмәт юлларын башласалар да, районыбызның егет-кызлары сынатмаслар. Барлык укучыларны, әти-әниләрне, чыгарылыш класс укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз, уңышлы имтиханнар, якты киләчәк, ак юллар телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8447

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.