Туган телне сөюче балалар

Агымдагы елның февраль аенда «Күмәк көч» район газетасы Ульяноск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсе белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында «Туган телем — татар теле» иншалар бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге конкурс балаларда туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү максаты белән оештырылды. 23 майда әлеге конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче төркемдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең I «Б» сыйныф укучысы Радиф Мостафин (укытучысы С.М. Атауллина) — беренче, Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең II cыйныф укучысы Рәсүл Яфаров (укытучысы Г.Ә. Зөлкарнәева) — икенче, Кирюшкино башлангыч мәктәбенең II cыйныф укучысы Алина Курмакаева (укытучысы Р.А. Альбикова) өченче урыннар белән билгеләнделәр.

Икенче төркемдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең IV «Б» сыйныф укучылары Регина Алиева — беренче, Ландыш Яфарова — икенче һәм Иркә Арзуханова (укытучылары Д.А. Дңаббарова) өчен урыннарга лаеклы булдылар.

Өченче төркемдә Иске Атлаш урта мәктәбенең IX cыйныф укучысы Эльза Хамзина — беренче, әлеге мәктәпнең VIII cыйныф укучысы Дания Давыдова (укытучылары Р.Ф. Cәйфетдинова) икенче урыннарга чыктылар.

Бүләкләү тантанасында «Күмәк көч» район газетасының баш редакторы С.Ә. Абитова конкурсантларны һәм аларның укытучыларын сәламләп, балаларны әлеге бәйгедә катнашканнары, туган телдә эчтәлекле иншалар язганнары өчен рәхмәтләр белдерде.

Район Башлыгы, татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Лилия Богданова да балаларга матур теләкләрен юллап, туган телне яхшы белгәннәре һәм әлеге конкурста катнашырга теләк белдергәннәре, редакция коллективына әлеге конкурсны оештырганнары өчен рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде. Конкурсатларга тантаналы рәвештә Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Балалар уңышларына сөенеп, әлеге бүләкләрне зур горурлык хисләре белән кабул иттеләр.

Районда туган телне яхшы белүче, иҗади балалар булуы куандыра. Аларга укуларында уңышлар һәм югары нәтиҗәләр теләп калабыз.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8433

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.