Тигез юллар – имин хәрәкәт

Сыйфатлы юллар транспорт чараларының хәвефсез йөрүен тәэмин итә. Машиналар күп йөрү сәбәпле, юллар даими төзекләндерүгә һәм яңартып торуга мохтаҗ. Шушы көннәрдә  «Сыйфатлы имин юллар» милли проекты ярдәмендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Куйбышев урамындагы юлларны ремонтлау эшләре башланды. Үзәк урамга яңадан асфальт салына. Әлеге эшләрне районыбызның «Тан» җәмгыяте бригадасы башкара. Ремонтлана торган участок 1395 метр озынлыкта һәм 7 метр киңлектә тәшкил итә. Проект буенча, монда ике кат асфальт түшәү каралган. Эшне башкаруда 12 техника берәмлеге катнаша. Юл өслеген шунда ук тигезләп, кырыйларын да тәртипкә китереп баралар. Участок начальнигы Иршат Кудермәтов һәм прораб Фәрит Аюпов эш процессын оештыруга зур тырышлык куялар. Барлык хезмәткәрләр дә намус белән, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Тиздән үзәк урамыбыздагы яңа юлдан хәрәкәт итү тагын да җайлырак булыр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8426

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.