Милли үзенчәлекне саклаучы учак

Иске Кулаткы районы төрле тарихи, истәлекле урыннарга бай төбәк. Әмма нинди генә кунак килмәсен иң беренче булып аларны тарих һәм туган якны өйрәнү музеена алып бару күптәннән килгән матур гадәт булып тора. Әйтергә кирәк, район музее төбәгебезнең, халкыбызның гына түгел, өлкәбезнең дә горурлыгы ул. Озак еллар дәвамында биредә бай тарихи материаллар тупланган. Хәзер дә төрле экспозицияләр яңартылып тора, әледән-әле яңа, заманча, шулай ук соңгы хәрби хәрәкәтләр, махсус операция белән бәйле күргәзмәләр булдырыла. Болар һәммәсе элеккеге еллардагы актив җәмәгатьчеләр, олы хөрмәткә ия шәхесләр Х. А. Аблязов, Х. А. Насыйров, озак еллар музей директоры, районыбызның, Ульяновск өлкәсенең ихтирамлы җәмәгать эшлеклесе Роза Мөдәрисовна Байбикова һәм төрле елларда хезмәт иткән музей хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләнгән һәм бүген дә шушы эшләр дәвам итә. Дәвамын газетаның 20 санында укыгыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8368

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.