Язгы кыр эшләрендә

Авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре дәвам итә.Безнең Иске Кулаткы районында да әлеге кампания оешкан төстә бара. 15 май көненә районыбызның крестьян-фермерлык хуҗалыклары, производство кооперативлары 3477 гектарда солы, 7037 гектарда арпа, 1471 гектарда сабан бодае, 5408 гектарда көнбагыш, 962 гектарда берүелык үләннәр, 115 гектарда күпүеллык үләннәр, 333 гектарда борчак һәм 50 гектарда җитен чәчтеләр. Бу күрсәткечләр язгы чәчүнең 64 процентта башкарылганы турында сөйли.
Бүген районыбызда 10 хуҗалык язгы чәчүне төгәлләделәр инде. Алар арасында И П “Хәбибуллин Р. К.” хуҗалыгы иң беренчеләрдән булды. Чөнки аның кырлары комлы булганга җирләр бик тиз кибә, шуңа күрә механизаторлар иртәрәк эшне башлап аны беренчеләр булып төгәллиләр.
Язгы чәчүне төгәлләгән хуҗалыклар хәзерге вакытта пар җирләрен эшкәртү белән шөгыльләнәләр, ә кайберләре өлешчә урып-җыю техникасын җайга салалар.
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев районыбызда эшләрнең барышы турында даими кызыксынып авыл территорияләрен үстерү идарәсенең белгечләре белән бергә кыр эшчәннәре янында булалар.
Бу атнада алар И П “Аввясов И. Ш.” һәм “Кулатка Агрофирмасы” коллективы белән очрашуны планлаштыралар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8356

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.