Үрнәк гаилә — авыл күрке

Гаилә… Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә ныклыгы өчен, бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк. Безнең районда да күпләргә үрнәк булырдай гаиләләр бик күп. Галия Сәитовна һәм Илдар Ринатович Гиматдиновлар Урта Терешка авылының күркәм, тырыш, яшь гаиләләрнең берсе.
Аеруча әлеге гаиләнең авылда төпләнеп калуы күңелне сөендерә. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган Гиматдиновлар гаиләсе авылда төпләнеп калып, авылны яратып, җир җимертеп яшиләр.
Галия Сәитовна һәм Илдар Ринатович кече яшьтән үк бер-берсен яхшы беләләр. «Таң йолыдызы» район иҗат фестивалендә танышалар. Икесе дә иҗатка гашыйк булганга, еш кына төрле конкурсларда, район күләмендәге бәйрәмнәрдә очрашырга, аралашырга туры килә. Аннары язма геройларым «Яңа дулкын» район телевидениесендә бергә эшли. Галия Сәитовна һәм Илдар Ринатович 2016 елда гаилә корып җибәрәләр һәм бүгенгесе көндә үрнәк гаилә булып, дус-тату яшиләр.
Гаилә башлыгы Илдар Ринатович кояшлы Үзбәкстанда Наилә Хакимовна һәм Ринат Агләмович гаиләсендә икенче бала булып туа. Райондашлар аны бик яхшы белә. Моңлы тавышы өчен «безнең Салаватыбыз» дип әйтә аңа халык. Әлеге сәләт язма героема әтисеннән һәм бабасыннан күчкән, ул кече яшьтән үк җырларга ярата. Илдар Ринатович район сәхнәсендә чыгышлар ясап, райондашларны искиткеч моңлы тавышы белән куандыра һәм ихтирам яулый. Төрле дәрәҗәдәге иҗади кокурсларда катнашып, күп тапкыр җиңүләр яулый.
Ә инде соңгы биш елда ул үзен тулысынча яраткан хезмәтенә багышлый. Урта Терешка авылының 101 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенең командиры вазифаларын башкара. Ел саен әлеге бүлек өлкә күләмендәге бәйгедә җиңү яулый. Илдар Ринатович һөнәри осталыгы өчен Ульяновск өлкәсенең гражданнарны яклау һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, аны коллективы да хөрмәт итә.
Галия Сәитовна Яңа Зимница авылында күп балалы гаиләдә дөньяга туа. Әтисе Сәит Исмәгыйлович һәм әнисе Расимә Усмановна авыл хуҗалыгында озак еллар тырыш хезмәт куя. Гаиләдә өч кыз бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, төпле тәрбия алып үсәләр. Язма героем мәктәпне тәмамлап, психолог һөнәре буенча югары белем ала.
Район телевидениесендә диктор-тележурналист, аннары күрше Радищево районының телевидениесендә баш редактор вазифаларын башкара. Ә инде биш ел дәвамында ул Урта Терешка урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта.
Галия Сәитовна беркайчан да тик тормый, ул һәрвакыт эзләнүдә. Язма героем — күпкырлы талант иясе, яшь сәләтле язучы да. Буш вакытларында аш-су остасы һөнәрен үзләштерә, зур теләк белән бакчачылыкның нечкәлекләрен дә өйрәнә. Аның җилкәсендә профессиональ һәм шәхси өлкәдә җиңүләр бик күп. Тырыш хезмәте өчен Ульяновск өлкәсе мәгариф Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2022 елда исеме Иске Кулаткы районы яшьләренең Мактау тактасына кертелә. 2023 елда ул «Ел укытучысы» конкурсының район этабында җиңүче исеменә ирешә, «Иң яхшы видеоролик» өлкә профсоюз конкурсында җиңү яулый.
Әти-әни үрнәгендә балалары Илсаф һәм Ясминә дә эш сөючән, тырыш, талантлы булып үсәләр. Илсаф — Гиматдиновлар гаиләсенең горурлыгы. Ул мәктәптә VII сыйныфта укый. Мәктәп тормышында актив катнаша, районның «иң яхшы спортчы»ларының берсе булып санала, аеруча өтәл теннисын ярата. Күп санлы медальләр һәм грамоталар аның тырышлыгын һәм максатчанлыгын раслый. Илсаф — иҗади егет. Туган телдә шигырьләр язу белән мавыга, төрле иҗади конкурсларда катнаша.

Тулырак материалны газетаның  19нчы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8323

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.