Җаваплы эш башкаралар

Җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре Иске Кулаткы районы юлларын төзекләндерүдә зур эшләр башкара. Яз айлары керүгә алар барлык тырышлыкларын куеп, асфальт катламаларын ремонтлау, юлларга вак таш салу белән шөгыльләнәләр.
— Соңгы вакытта хезмәткәрләребезнең көче белән Карамалы юнәлешендәге юлга 784 метр озынлыкта яңа асфальт салдык, Бахтеевка, Сухая Терешка, Радищево — Усть Кулаткы, Павловка — Иске Кулаткы юнәлешләрендәге юлларга төрле ремонт эшләре башкардык, — дип сөйли җәмгыятьнең прорабы Фәрит Мөнирович Аюпов. — Бригадабызда бүген 5 кеше хезмәт итә. Яз һәм җәй көннәре аеруча эш темпы арта һәм алдыбызга тапшырылган планнарны вакытында башкарабыз. Шушы чорда, билгеле, эшебезнең интенсивлыгына карата югары хезмәт хаклары да түләнә.
Бүген җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте районыбызда зур оешмаларның берсе булып санала һәм халыкны хезмәт урыннары белән тәэмин итүдә зур эшләр башкара.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8267

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.