Җиңел атлетика эстафетасында

27 апрельдә район үзәгендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлап традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышлар башланыр алдыннан район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө. Хәсәнов, тарих һәм крайны өйрәнү район музее директоры Р.М. Байбикова, махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Н.Н. Амеркаев спортчыларга зур уңышлар теләделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз искә алынды, һәйкәлгә венок, чәчәкләр куелды. Эстафетаның нәтиҗәләре белән район газетасы битләрендә таныша алырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8111

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.