Габдулла Тукай — Бөек шагыйрь

.

26 апрельдә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайнын тууына 137 тула. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай — иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык — милләтебезнең горурлыгы булып саклана.
Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга саклана.
Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.
Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының аркасындагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышларын күрде. Беларус, Украина фронты сугышчыларының татар халкына хатларында яки татар халкының боларга җавапларында Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8083

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.