Колхоз малы, колхоз балы.

Искә төште колхоз чоры
Хуҗалыкның кырлары.
Аулак җирдә урманчыкта
Бар иде умарталары.

Җәй буенда бызылдашып
Очтылар һәрчак алар
Колхоз малы, бал җыйдылар
Киң иде безнең кырлар.

Шушы киңлектә тир түгеп
Әтиләр иген үстерде.
Туган җирдә алар эшләп
Яшәү мәгънәсен күрде.

Колхоз малы, колхоз балы
Бар иде хыяллары.
Тик хыяллар оясына
Кигәвен оялады.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8077

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.