Кыр эшләре ашыктыра

Ульяновск өлкәсе аграрийлары язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Бу хакта Губернатор Алексей Русскихка 31 мартта язгы чәчү кампаниясенә әзерлек буенча өлкә штабында хәбәр иттеләр. Утырыш төбәк Башлыгының Новоспасск районына эш сәфәре барышында узды. «Бүген мин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребезнең язгы сезон башына лаеклы килүенә инандым. Уҗымнар яхшы хәлдә, күчереп утырту кирәкми. Хәзер бөтен өмет уңайлы җәйге һава торышына. Узган елгы уңыш нәтиҗәләрен без узып китәрбез дип ышанам», – дип билгеләп үтте Алексей Русских. Агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү министрлыгы белгечләре сөйләвенчә, температураның кискен күтәрелүе һәм карның иртә эрүе сәбәпле язгы кыр эшләре уртача күпьеллык сроклардан иртәрәк башланачак. Шуны исәпкә алып, авыл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләр һәм фәнни-мәгариф аграр кластеры белән берлектә алдан әзерлек чаралары үткәрде, машина-трактор паркына ремонт ясалды.
Бөтен техника төзек хәлдә. Төбәк Башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең игътибарын басуга чыгар алдыннан хуҗалык хезмәткәрләре белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктажның мөһимлегенә юнәлтте. Язгы кыр эшләрен башкаруның беренчел эш планына ярашлы, быел чәчүлекнең гомуми мәйданы 1 млн 56 мең га тәшкил итәчәк. Бөртекле һәм кузаклы культураларга 657 мең бүлеп биреләчәк, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 24,5 мең га яки 4% ка югарырак. Шулардан язгы бөртекле һәм кузаклы бөртеклеләр – 365 мең га (4% тан артык). Аграр фәнни-белем бирү кластеры белгечләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, көнбагыш астындагы мәйдан 33 мең гектарга киметелде һәм 259 мең гектар тәшкил итәчәк.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча, чәчүлекләр 100% мәйданга яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Агымдагы елда төбәкнең агросәнәгать комплексына ярдәм 5 млрд 63 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән өлкә бюджетыннан 4 млрд 99 млн сум бүлеп бирелгән. Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары — агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү Министры Михаил Семенкин сөйләвенчә, хәзерге вакытта аграрийларга 767 млн сум субсидия түләнгән. «Гектар буенча субсидия» документларын кабул итү тәмамланды, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 85 млн сум күләмендә акча җиткерелде, бу 104 млн сумлык лимитның 81%. тәшкил итә.
Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә апрель аеның башында кыр эшләрен башлап җибәрделәр.Алар тарафыннан бүгенге көнгә 910 гектарда күпьеллык культуралар, 8039 гектарда уҗым культуралары тукландырылды. Хуҗалыклар шуның белән беррәттән 7210 гектарда туңга сөрелгән мәйданнарны тырмаладылар. Бу эшләр дәвам итә.
“Вязовый Гай” производство коперативында да язгы кыр эшләре тулы куәткә бара.
Шушы көннәрдә 1100 гектарда уҗым культураларын һәм 650 гектарда туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны, тукландыруны төгәлләдек,- дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Фәрит Абдулкәбирович Курмакаев. – Җир җылынып, һаваның уңай шартлары булгач, сабан культураларын чәчүгә керешәчәкбез. Шуны исәптә тотып хуҗалыгыбызның хезмәткәрләре чәчү орлыкларын агулау белән шөгыльләнәләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7903

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.