12 апрель — Космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә.

Юрий Гагарин төп белгечлеге буенча – һөнәрче. Әмма соңрак ул Саратов аэроклубында белем ала. Хәрби хезмәт вакытында очучылар әзерли торган авиация училищесында укый. Гагарин һәрвакыт «5»ле билгеләре генә алган.

Космоска беренче тапкыр очарга теләүчеләр бик күп булган. Юрий Гагарин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, белемле, тырыш һәм бик сәламәт кеше дип табылганга, галимнәр аны сайлаган.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7880

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.