Якташыбыз истәлегенә турнир

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хәрби очучы, һава-космос көчләренең капитаны, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Тимур Равилович Кипчатовның истәлегенә багышланган баскетбол буенча район турниры үтә.
Тантаналы өлештә Тимур Кипчатовның әти-әнисе, тормыш иптәше һәм кызы, сыйныфташлары, район җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар, спортчылар катнашты.
Чыгыш ясаучылар Тимурны җылы сүзләр белән искә алып, әти-әнисенә батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәтләр әйттеләр. Әнисе Роза Үмәровна улының хәрби антына тугры калып, илнең патриоты булганына горурлануын билгеләде. Кызы Лилиана әтисенә багышлап шигырь сөйләде.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз .

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7834

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.