Күңелләрдә мәңге яшәр ул

Яраларны вакыт дәвалый дип,
Белеп әйтә микән кешеләр?

Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, тулысы белән дәвалап бетерә алмый шул. Бигрәк тә кадерле, иң якын кешеләрен гомерлеккә югалтканнар күңелендәге яралар беркайчан да төзәлмәс булып, еллар үткән саен тагын да ныграк сыкрап, сагышлы, сагынычлы хисләр белән йөрәкне әрнетә.
4 апрель көнне батыр егетебез, вертолетчы Тимур Кипчатовның махсус хәрби операциядә һәлак булганына 1 ел тулды. Аның гаиләсе, әти-әнисе өчен бу вакытны үткәрү искиткеч авыр һәм газаплы булгандыр.
Якташлары, дуслары, хезмәттәшләре күңелендә Тимур һәрвакыт батыр очучы булып калачак. 7 апрель көнне үзе укыган Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә дә аның истәлегенә багышлап, баскетбол уеннары узачак.
Тирән яраларына кабат кагылырга теләмәсәк тә, Тимур Равиловичның сөйгән хатыны Альбина Рамилевна Кипчатова белән әңгәмә корып, якташыбыз турындагы истәлекләр турында язып үтәргә булдык.
—  Альбина, хәзер Сезне герой хатыны һәм Ульяновск өлкәсендә “Герой хатыннары” фотопроектын башлап җибәрүче буларак таныйлар. Сезгә герой хатыны булу авырмы яисә, киресенчә, горурлыкмы?
— Әлбәттә, Геройның хатыны булу горурлык ул, чөнки нәкъ синең кадерле ирең шундый батыр кеше булган. Үз иле, халкы, гаиләсе өчен яуда гомерен салган. Әмма шул ук вакытта күңелдә Ул исән генә булсын иде, мин гади хатын булырга да риза, дигән уйлар яши.

-Авыр булмаса, безгә Тимурның нинди ир-егет, гаилә башлыгы булганлыгы турында сөйләп үтмәссезме?
—  Тимур 1987 елның 22 октябрендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе укытучылар, районда ихтирамлы кешеләр. Алар балаларына дөрес тәрбия, төпле белем биргәннәр. Ирем — өченче уллары. Кечкенәдән үк очучы булырга хыялланган ул. Тырышып укыган, гел максатын тормышка ашырырга омтылган, спорт белән шөгыльләнгән. Һәм Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлап, Сызрань шәһәреннең югары хәрби авиация училищесына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, Тимур Забайкалье краена Чита шәһәренә эләгә.

Дәвамын газетаның 14нче санында укырсыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7810

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.