Иске Кулаткы район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү буенча Штаб утырышы узды. Анда район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова, администрация Башлыгы И.Ш.Магдеев, төрле службалар җитәкчеләре катнаштылар. Штаб утырышында һәр елдагыча үзенең ярдәмчеләре белән өлкә ветераннар Советы рәисе Сергей Ермаков та катнашты.
Көн тәртибендә Бөек Җиңү көнен тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итү, һәйкәл-обелискларны тәртипкә китерү, төзекләндерү, ветераннарга ярдәм чаралары, белем бирү учреждениеләрендә патриотик чаралар, ветераннарга медицина тикшеренүләрен үткәрү һ.б.мөһим мәсьәләләр каралды.
Мар 31 2023
Штаб утырышы узды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7727
Свежие комментарии