Мәчетебезнең тормышы

Мәчет — һәрбер авылның күрке булып тора. Ул — мөселманнарны берләштерүче, очраштыручы изге урын да.

Мосеевка авылы мәчетенең манарасы 1993 елның маенда куелган. Агымдагы елда мәчетебез 30 еллык юбилеен билгелиячәк. Әлеге изге урынны торгызуда барлык авыл халкы да зур тырышлык куйган. Яшьләрне мәчеткә җәлеп итүдә, динебезне үстерүдә имамнарыбызның роле шактый. Төрле елларда авылдашларыбыз: Зиннәт Алиев, Дәүләтша Давыдов, Нәзиф Салюков, Рамазан Юмангулов әлеге мөһим һәм җаваплы вазифаны башкардылар. Ә инде 2011 елдан башлап Кәбир Али улы Азизов авылыбызның имамы булып тора. Мәхәллә рәисе вазифасын Касыйм Мотыйгулла улы Ахтәмов үтәде.

Әйтергә кирәк, мосеевкалылар мәчеткә зур теләк белән йөри. Гает бәйрәмнәренә 90га якын кеше җыела. Бирегә төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбыз да балалары белән бергә килеп, дога кылалар һәм хаер-садака өләшәләр. Изге бәйрәмнәребз — Мәүлет һәм Рамазан айларында мәчеттә авыл хатын-кызларының тырышлыгы белән мәҗлесләр үтеп килә.

Ел саен октябрьдән башлап март аена кадәр мәчет каршындагы мәдрәсәдә дини укулар оештырыла, хәзер дә биредә 12 кеше укый. Алар атнасына ике тапкыр килеп, дини гыйлем туплый. Сигез хатын-кыз хәреф танырга өйрәнәләр, ә дүртесе Ясин, Тәбарәкә һәм башка сүрәләрне иҗекләп укыйлар. Шәкертләрне авыл имамы Кәбир хәзрәт һәм абыстай Суфия Айса кызы Азизова укыталар.

Алар Аллаһы Тәгалә сүзен дөрес итеп уку, аңлау, андагы әмерләргә буйсыну һәм тыелган гамәлләрне кылмау хакында бик сабырлык белән, ипләп кенә аңлаталар. Гарәпчә бер авыз сүз белмәгән, хәреф тә танымаган кешеләрне өйрәтү өчен күпме сабырлык, көч, тырышлык куярга кирәк.

Мәхәлләбездә хәзер шактый кеше җомга намазына йөри. Без үзебез дә, җае чыккан саен, башкаларны исламга чакырабыз. Шулай ук мәчетнең инициативасы белән яз һәм җәй айларында тирә-якны, мәчетне төзекләндерү буенча зур өмәләр оештырыла. Болар Кәбир хәзрәт белән Суфия абыстайның хезмәт җимешләре инде. Аллаһы Тәгалә аларга сәламәтлек, озын гомер, тигезлек һәм безгә кылган изгелекләрегез өчен әҗер-савапларын бирсә иде.

Укытучы-ветеран Венера Хөсәинова 2011 елдан алып мәчеттә хисапчы вазифаларын башкара һәм мәчетнең тормышында актив катнаша.

Мәчетебез мәктәп балаларына, клубка, авыр хәлдә булучы авылдашларыбызга да матди ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда да читтә калмады. Бөтен авыл халкы тырышлыгы белән 10 посылка җибәрелде.

23 мартта изге Рамазан ае башланды. Мәчет картлары, мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызлар башка еллардагы кебек үк таравих намазларына бергә җыелалар һәм догалар кылалар.

Ә. Давыдова.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7701

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.