Халык өчен уңайлы мохит

Иске Кулаткы районында берничә ел дәвамында уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өчен паркларны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды. Хәзер инде «Яшьләр» һәм «Гаилә» парклары искекулаткылыларның ял итү өчен иң яраткан урыннарына әверелде.
2022 елда район үзәгендә урнашкан балалар паркында да «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Белгәнебезчә, әлеге урын бик аяныч хәлдә булып, күптәннән ремонт таләп итте. 2022 елда паркның территориясе әйләндереп алынды, керү мәйданчыгына тротуар салынды. Балалар паркы хәзер «Елмаю» исемен йөртә.
Агымдагы елда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Паркның территориясен яктырту, җәяүлеләр тротуарының бер өлешен салу планлаштырылган. Хәзер инде биредә ата-аналар сабыйлары белән бергә рәхәтләнеп, саф һава сулап, ял итәләр.
Шулай ук Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә, тарих һәм туган якны өйрәнү музее каршында, «Хезмәт даны» скверын төзекләндерү күздә тотыла. Агымдагы елда әлеге объектның проектын һәм сметаларын әзерләү, документларны туплау планлаштырылган.
2025 елда әлеге объектта смета буенча җәяүлеләр тротуарын һәм ял итү зонасын төзү, территорияне яктырту эшләре башкарылачак.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Яшьләр парк»ында да берничә ел дәвамында ремонт эшләре барды. Әлеге ял итү урыны күзгә күренерлек үзгәрде. Хәзер биредә җәй һәм көз айларында райондашлар өчен төрле бәйрәм чаралары, яшьләр өчен дискотекалар оештырыла. 2024 елда биредә сәхнә алдындагы мәйданчыкка җәяүлеләр тротуарын төзү һәм ял итү зонасын булдыру күздә тотыла.
Үзәк стадионын да төзекләндерү эшләре берничә этапта башкарылды. Йөгерү юлы ремонтланды һәм махсус резина катламы белән җәелде. Хәзер инде биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар тудырылды. 2025 елда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк һәм тамашачылар өчен трибуналар урнаштырылачак.Әлеге проектны гамәлгә ашыру районда яшәүчеләр арасында сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.

Губернатор Алексей Русских боерыгы буенча Ульяновск өлкәсендә 3 апрельдән 30 июньгә кадәр язгы төзекләндерү буенча айлык игълан ителде. Аның кысаларында кышкы чордан соң территорияләрне тәртипкә китерү, паркларны, урамнарны һәм йорт тирәләрен чүп-чардан җыештыру планлаштырылган.
Бу чорда җиде өлкә өмәсен үткәрү планлаштырылган, аның беренчесе 7 апрельдә узачак.
Районыбыз тагын да чистарак һәм матуррак булсын өчен һәркем үз өлешен кертергә, тырышырга, өмәдә актив катнашырга тиеш.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7694

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.