Хезмәтенең уңышлары сокландыра

Районыбызда үз эшләрен яратып башкаручы тыйнак, җаваплы, тырыш хезмәткәрләр бик күп. Шундыйларның берсе «Ульяновск өлкә су каналы»ның Иске Кулаткы участогында контролер вазифаларын башкаручы Дания Фәттаховна Татлыева да.
Ул әлеге оешмада 2014 елдан башлап хезмәт итә. Үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкара һәм һәрвакыт мактау сүзләренә ирешә. Моңа кадәр ул торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында 30 елга якын намуслы хезмәт куеп, бай тәҗрибә туплады.
Ә бит контролер эше һәрвакыт халык белән бәйле. Әлеге эшне башкарганда гади кеше белән уртак тел табарга, грамоталы һәм делекатлы булырга кирәк.
Дания Фәттаховна авылларга барып, халыкның өйдәге су счетчикларының күрсәткечләрен тикшерә, вакытында су куллану өчен түләүләрне контрольдә тота, райондашларга су счетчикларын алмаштыру кирәклеген белдерә, кирәк документларны туплый. Сорау белән килгән клиентларны да һәрвакыт игътибар белән тыңлап, барысын да ипләп аңлата.
Үз хезмәтенең остасы булганга Дания Фәттаховна үз-үзенә бик таләпчән, коллегалары белән дә җылы мөнәсәбәттә булып, ярдәм кулы сузарга әзер. Шуңа да коллективы аны хөрмәт итә.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан Дания Фәттаховна әлеге тармакта күрсәткән намуслы хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен Губернатор исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Без дә Д.Ф. Татлыеваны олы бүләк алуы белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә хезмәтендә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7691

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.