“Иң яхшы сәхнә осталары” исемен акладылар


27 март көнне Халыкара театр көне билгеләнде. Бәйрәм уңаеннан Иске Кулаткы район мәдәният йортында да “халык” исемен йөртүче театр артистлары тамашачыларны бик эчтәлекле спектакль белән сөендерделәр. Әйтергә кирәк, соңгы елларда халык театры тамашаларына райондашларыбыз бик аз йөрде. Ә менә быел сәнгать, аеруча театр сөюче искекулаткылылар санының артып китүе күзгә күренерлек иде.
Үзешчән сәнгать осталары күпләргә таныш булган чагыштырмача яшь язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” дигән драмасын күрсәттеләр.
Әлеге әсәрдә бүгенге көндә актуаль булган һәм шул ук вакытта мәңгелек мәсьәләләр күтәрелгән иде. Анда гаилә, килен белән каенана, өлкәннәр белән балалар мөнәсәбәтләре күрсәтелде. Мәхәббәт, авыл темасы, яшьләрне авылда калырга өндәү, дини һәм рухи тәрбия, үз максатларыңа ирешү өчен тырышлык, бик куркыныч булган эчкечелек мәсьәләсе һәм иң мөһиме – вөҗданлык темалары күтәрелде. Һәм безнең сәхнә осталарыбыз шушы мәсьәләләрне яктыртып, тамашачының күңеленә барып җитә алдылар. Димәк, режиссерның бу драманы сайлап алуы отышлы булган.
Рольләрне башкаручылар да геройларның эчке дөньяларын, күңел халәтләрен, холыкларын ачып бирә алдылар. Ә бу һәвәскәр театр артистлары өчен зур уңыш.
Спектакльнең уңышлы булуын элеккеге елларда халык театрында уйнаган ихтирамлы райондашларыбыз, сәхнә ветераннары Рушан ага Ягудин, Равил Мөхаммәтҗанович Абдюшев та билгеләделәр. Алар бүгенге көндә дә халык театрының яшәвенә, яшьләрнең сәнгатькә битараф булмауларына сөенүләрен белдерделәр. Шулай ук элеккеге еллардагы халык театры артистларын да искә алдылар.
Күптән түгел Иске Кулаткы районының халык театры “Баш куям тезләреңә” драмасын Ульяновск шәһәренең татар мәдәният үзәге сәхнәсендә дә куйды. Сембер җирендә туып-үскән танылган драматург Барый Тарханов исемендәге VIII үзешчән халык театрлары фестивалендә катнашып, алар “Иң яхшы сәхнә артистлары” дигән исемгә лаек булдылар.
Ә инде үз районыбыз сәхнәсендәге чыгышлары аларның чыннан да “Иң яхшылар” булуын раслады.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7688

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.