Бәйрәм бүләк итүчеләр

25 мартта Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, әби-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, бай тарихлы Иске Кулаткы районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә.
2022 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән иде. Иске Кулаткы районы мәдәни традицияләрнең күптөрлелеге, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дус һәм бердәм булып яшәүләре белән горурлана ала. Тармак үсешенә «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру җитди импульс бирә, аның төп бурычы халык өчен мәдәни байлыкларның мөмкинлеген тәэмин итү. Әлеге милли проектны гамәлгә ашыру буенча районда байтак эшләр башкарылды.
2022 елда районыбыз территориясендә 3,2 меңнән артык мәдәни-массакүләм чаралар уздырылган, мәдәният учреждениеләренә килүчеләр саны 80 меңнән артык кеше тәшкил иткән.
«Йортларда җәй» өлкә проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре урамнарда концертлар оештырдылар, алар халык арасында популяр булды. Әлеге концертларда 2 меңнән артык тамашачы булды. Шулай ук район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада җәй айларында яңа концерт программасы белән җиде крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, игенчеләр каршында чыгышлар ясадылар.
Райондагы үзешчән коллективлар традицион халык мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә мөһим эшләр башкара. Дүрт коллектив : татар «Халык театры» (җитәкчеләре Ф.М. Рәзапова), «Гөлшаян» ялгыз җырлау студиясе (җитәкчеләре Р.Р. Тюкаев), «Чишмә» ветераннар хоры коллективы (җитәкчеләре Р.Д. Мулюков) һәм «Балкыш» балалар ансамбле (җитәкчеләре Л.Р. Байбикова) «Халык» исемен йөртә.
Үткән елда район мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгытуга һәм яңартуга, мәдәни үзәкләрне ремонтлауга зур игътибар бирелде. Төзелеш-ремонт эшләренә һәм җиһазландыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларының гомуми саны 5 миллион , 70  мең сум тәшкил итте.
Районның төп мәдәни объектларының берсе — район мәдәният йорты. Аның базасында мәдәни-ял итү эшчәнлеге, китапханә хезмәте һәм балалар cәнгать мәктәбенең эшчәнлеге оештырылган.
«Кече Ватанның мәдәнияте» партия һәм «Җирле мәдәният йорты» проектлары кысаларында район мәдәният йортының биюләр залында 1 миллион  сумлык ремонт ясалды, искергән тәрәзәләр яңа пластик тәрәзәләренә алмаштырылды. Шулай ук тамашачылар залына 2 миллион 842  мең сумлык яңа урындыклар һәм сәхнә пәрдәләре сатып алынды. Хәзер инде биредә яңартылган залда тамашачылар шәһәрдәгечә рәхәтләнеп ял итәләр.

Үткән елда «Җирле инициативаларга ярдәм итү» проекты кысаларында Усть Кулаткы авылы клубы ремонтланды.
Агымдагы елда әлеге проект кысаларында Урта Терешка һәм Яңа Зеленай авыл мәдәният йортларын ремонтлау күздә тотыла.
Татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен үстерүдә һәм саклап калуда, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә тарих һәм туган якны өйрәнү музееның, балалар сәнгать мәктәбенең, Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсенең роле зур.Биредә даими рәвештә төрле тематик чаралар оештырылып килә.
Мәдәният өлкәсендә талантлы шәхесләр, үз эшенең осталары эшли. Алар көндәлек тырыш хезмәтләре белән халыкка бәйрәм бүләк итәләр, матурлык дөньясына алып керәләр.
Форсаттан файдаланып, коллегаларымны һәм әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, иҗат чишмәләрегезнең саекмавын, илһам-дәртегезнең кимемәвен телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшегездә уңышлар, яңадан-яңа биеклекләр телим.
Флюра Кузәева, Иске Кулаткы район мәдәният бүлеге мөдире.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7635

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.