«Сафия» мәчетендә ифтар мәҗелесе үтте

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Иске Кулаткы районының мөселманнары да авылларда, эшчеләр поселогының мәчетләрендә бердәм булып ифтар мәҗлесләре үткәрәләр.

23 март кичендә әлеге күркәм чара Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Сафия” мәчетендә оештырылды. Бу мәҗлескә бихисап мөселманнарыбыз җыелып вәгазьләр тыңладылар һәм изге догаларын укыдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7624

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.