Интернет дусмы, дошманмы?

Бүгенге көндә кешелек тормышын интернеттан башка күз алдына китерү — мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга яраталар. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Җайлы, аз вакыт таләп ителә, тиз башкарыла, интернетка үзебезгә ышанган кебек ышанабыз.Чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди нәтиҗәләргә китерүне күз алдына да китермибез.

Күптән түгел генә “Гаилә” үзәгебелгече Диана Салихова Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең VI cыйныф укучыларына “Безгә интернетта бар нәрсә таныш” дигән темага дәрес үткәрде. Аның төп максаты интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән, аның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру иде.

Укучылар нәрсә ул интернет дигән сорауга җаваплар кайтардылар, интернетның уңай һәм тискәре яклары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес дәвамында “Гаилә” үзәге белгече интернетта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сүз алып барды.

Сораштырулардан күренгәнчә мәктәп укучылары интернетта саклану юлларын кулланалар.
“Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш итү кирәклегенә укучылар тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=762

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.