Безгә банкомат кирәк

Бүгенге көндәлек тормышны без банкоматларсыз күз алдына һичтә китерә алмыйбыз. Чөнки хәзерге камилләштерелгән заманда халык алар ярдәме белән эш хакларын ала, төрле түләүләрне башкаралар.
Ләкин Иске Кулаткы районында банкоматларның эшләүе көннән-көн начарая. Моңа кадәр район администрациясе бинасына урнаштырылган банкомат кешеләргә зур уңайлык ясады. Без теләсә кайсы вакытта аның аша төрле операцияләр ясадык. Тик билгесез сәбәпләр аркасында әлеге аппаратны биредән алдылар.
Дөрес, “Магнит” кибетендә банкоматның берсе эшли. Ләкин аның янында еш кына зур чиратлар барлыкка килә, я булмаса эчендә акча банкнотлары юк була.
Элеккеге елларда Иске Кулаткы эшчеләр поселогының урамында тәүлек буе банкомат эшләп торды. Ләкин һаман шул ук хәл –билгесез сәбәпләр аркасында ул да юкка чыкты.
Күрше Радищево эшчеләр поселогында төне-көне банкомат эшләп тора. Ә ник безнең районга да бу аппаратны элеккечә урамга урнаштырмаска икән?
Рәхимҗан Яфаров.
Иске Кулаткы.

Редакциядән:
Без бу мәсьәләне ачыклар өчен Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеевка мөрәҗәгать иттек.
— Безнең районда акча әйләнеше зур булмаганга «Сбербанк» оешмасы район администрациясе бинасында урнашкан банкоматны алырга мәҗбүр булды.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогына яңа банкомат кую буенча әлеге оешма белән хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барабыз, — дип белдерде И. Ш. Магдеев.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7598

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.