14 мартында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Ә.Р. Рәхмәтуллина танылган балалар шагыйре, драматург Сергей Михалкованың тууына 110 ел тулуга багышланган «Күңелле Сергей Михалков» исемле китапханә дәресе үткәрде. Әлеге чарада Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчеләре Д.Н. Бахтиярова) катнашты.
Укучылар Сергей Михалков китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар язучының иҗатын белү буенча берничә биремне үтәделәр. Барлык сынауларны узгач, балалар үзләрен танылган шагыйрь иҗатының чын белгечләре итеп күрсәттеләр.
Мар 15 2023
Күңелле сәяхәт
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7514
Свежие комментарии