Балалары белән бәхетле

Өйнең яме — хатын-кызда, дип юкка гына әйтмәгәннәр әби-бабайлар. Ул чыннан да шулай.Аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Әни белән өй матурлана, тулылана һәм яктыра әни назы, әни җылысы балаларга да һәрвакыт кирәк.
Яңа Кулаткы авылында яшәүче матур, сөйкемле, ягымлы, күп балалы әни — Зөлфирә Равилевна Курамшина да үзен бик бәхетле хатын-кыз, дип саный.
Янәшәсендә таянычы, ярдәмчесе, тугры гомер юлдашы — Рөстәм Рафаэлович, шуңа да һәрбер көне бәхет белән тулган. Гаилә корып җибәрүләренә дә 15 ел вакыт үткән инде. 2011 елда Курамшиннар гаиләсе авылда яшәүче яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы буенча менә дигән заманча, барлык шартлары булган өй төзеп кергәннәр. Яшь гаиләнең авылда төпләнеп калулары күңелне сөендерә. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган Курамшиннар гаиләсе авылда төпләнеп, рәхәтләнеп яшиләр. Хуҗалыкларында сарыклар, кош-корт асрыйлар.

Дәвамын   газетаның 10 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7416

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.