Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тарих һәм крайны өйрәнү район музеенда хәрби-патриотик чара узды. Бәйрәмгә олы кунаклар буларак махсус хәрби операциядә һәм “кайнар нокта”ларда һәлак булган якташларыбызның әниләре чакырылды. Район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, музей директоры Р.М. Байбикова хатын-кызларны киләсе бәйрәм белән тәбрикләп, батыр һәм кыю уллар үстергәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Иске Кулаткы 1 һәм 2 нче номерлы урта мәктәпләре укучыларының матур чыгышлары әлеге чарага ямь өстәде. Район үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә венок куелды.
Мар 06 2023
Әниләр хөрмәтләнде
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7399
Свежие комментарии