1 марттан 31 мартка кадәр Ульяновск өлкәсендә туберкулезга каршы көрәш айлыгы уза. Бүген район больницасының белгечләре Иске Кулаткыдагы җаваплылыгы чикләнгән «Линостар» предприятиесендә булып, әлеге айлык кысаларында биредә хезмәт итүчеләр белән әңгәмә үткәрде.
Табиб-терапевт И.Ф. Бадаева хезмәткәрләргә туберкулез авыруы турында, аның таралу юллары, организымны әлеге авырудан саклау, аның төп билгеләре турында сөйләде. Шулай ук ул вакытында медицина тикшерүе һәм елына бер тапкыр флюорография үтәргә кирәклеген билгеләде. Медицина хезмәткәрләре теләүчеләргә кан басымын да үлчәделәр.
Мар 03 2023
Медицина хезмәткәрләре әңгәмә үткәрде
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7373
Свежие комментарии