Май чабу бәйрәмендә

25 февраль көнне Бахтеевка авылында матур традиция буенча  Май чабу (масленица) бәйрәме гөрләде. Иске Кулаткы район җитәкчелеге исеменнән үзенең тәбрикләүләрен район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө.Хәсәнов җиткерде. Бәйрәм җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Тәм-томнар, бәйрәм символы булган беленнәрдән авыз итү, төрле конкурсларда катнашу да бик матур төстә оештырылган иде.
Соңыннан халык бергәләп кышны озатты — Карачкы яндырып, изге теләкләрен теләде. Һәм якынлашып килүче язның уңышлы, матур килүенә өметләр баглап, күтәренке кәефләр белән өйләренә таралды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7309

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.