23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, булачак солдатларыбыз!
23 февраль — батырлык, намус hәм кыюлык көне буларак билгеләнә.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын намус белән үтәүче якташларыбызга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар үзләрен аямыйча, батырлык үрнәге күрсәтеп, тыныч һәм якты киләчәк өчен көрәшәләр.

Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүче егетләр дә илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7277

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.