Эшкә уңган, кулга осталар

Һәр авылның үз гадәтләре, йолалары, үзенчәлекләре бар. Ә инде аның төп байлыгы — тырыш, башкаларга үрнәк итеп куярлык, хезмәт сөючән кешеләре. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем “алтын куллы” кешеләр хакында. Андыйлар безнең районда да байтак. Күптән түгел генә шундый соклангыч кешеләрнең берсе белән танышырга туры килде. Сүзебез Иске Атлаш авылында яшәүче Рамил Адельша улы Чамкаев турында.

Чамкаевлар гаиләсен авылда белмәгән кеше юктыр. Өйләре әллә каян игътибарны җәлеп итә. Бар нәрсәләре дә җитеш, матур, җыйнак, тормышлары түгәрәк аларның. Яз-җәй алларында бакчалары тулы аллы-гөлле чәчәкләр, төрледән-төрле җиләк-җимешләр үсә. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк булса, бу гаиләгә әлеге сыйфатлар барысы да хас. Кул кушырып утыруны белмиләр алар.
Бу көнне очрашуыбыз Рамил Чамкаевның үз куллары белән агачтан ясаган төрле-төрле эшләнмәрен караудан башланып китте. Йорт тирәсендә төзелгән махсус бина эчендә агач эшкәртү өчен җиһазлар, төрле материаллар, профессиональ станоклар бар. Ә иң мөһиме биредә – Рамилның үз куллары белән ясаган агач эшләнмәләре. Сәгатьләр, савыт-саба, картиналар, бик күп тәрле әйберләр сокландырды. Һәммәсе дә зәвык белән эшләнгән, күргәзмәдәге сыман игътибарны җәлеп итеп тора.
Рамил мәктәпне уңышлы тәмамлап, Ульяновск педагогика университетының табигый-география факультетына укырга керә. Кулына диплом алгач, хәрби хезмәткә чакырыла. Ватан алдындагы изге бурычын ул Безенчук шәһәрендә үти. Аннары Рамил Ульяновск, Тольятти шәһәрләрендә төрле тармакларда, төзелештә, мебель җыю фабрикасында, шулай ук электромонтажник һәм башка урыннарда эшли. Геленджик шәһәрендә хезмәт иткәндә, Рамил су асты ауы, дайвинг белән шөгыльләнә, су асты дөньясын, квадрокоптер белән эшләүне тирәнтен өйрәнә. Хәзер ул YouTube каналында туган авылы, аның табигате һәм умартачылык турында кызыклы видеороликлар урнаштыра.
— Минем бабам Адельша Шакирович авылда промкомбинатта агач эшкәртүдә, шулай ук механик, инженер булып хезмәт итте, техника, умартачылык белән мавыкты. Әлеге сәләтләр миңа бабамнан күчкәндер, — дип сөйли Рамил.
Чамкаевларга умартачылык белән шөгыльләнү нәселдән килгән. Бу тырыш, эш сөючән гаилә авылдашларына үрнәк булып тора. Адельша Шакирович хатыны Иркә Дәүләтшовна белән дүрт дистә елдан артык бергә тату гомер итәләр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Рамил яннарында яши, ә кече уллары гаиләсе белән Тольятти шәһәрендә гомер итә.
Адельша Шакирович бар гомерен намуслы хезмәткә багышлый. Гади хезмәткәрдән башлап, җитәкче урыннарга кадәр эшләүгә ирешә. Төп эше белән бергә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, умартачылык белән шөгыльләнә. Иркә Дәүләтшовна лаеклы ялга кадәр мәктәптә химия, география фәннәрен укыта, яшь буынны тәрбияләүдә бар тырышлыгын куя.
Әлбәттә, умартачылык – теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. Ул күп тырышлык, сабырлык таләп итә. Күпләр умартаны куйдың һәм җәй ахырында бал аласың да эше тәмамлана, дип уйлый. Әмма ул алай түгел. Аның ел буе вак-төяк эше чыгып тора, кыш көне дә эше тукталмый. Чамкаевлар гаиләсе кәрәзле бал, умарта продукциясе, прополис һәм сәләмәтлек өчен бик күп файдалы продукция әзерлиләр. Умартачылык белән шөгыльләнү өчен биредә барлык уңай шартлар булдырылган. Умарта павильоны, махсус ясалган техника, кирәк вак-төяк – барысы да бик төгәл уйланган һәм җиренә җиткереп эшләнгән. Бер апидомик кына ни тора! Умарталар янында булу сәламәтлеккә файдалы йогынты ясый дип санала. Умарталарда ял итү — тискәре энергияне ала, йөрәк-кан тамырлары, неврологик һәм башка бик күп авырулар өчен кулланыла. Бу ысул шулай ук эмоциональ киеренкелекне җиңеләйтергә, стресстан чыгарга ярдәм итә.
Әлеге гаиләдә барысы да эш сөючән, уңган, кулларында ут уйнаталар, нәкъ шушы бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел. Алар умартачылык турында көннәр буе сөйли ала. Хезмәтләрен шулкадәр яратып, барлык нечкәлекләрен белеп башкаралар. Чамкаевлар гаиләсе белән танышып кайткач, күңелдә рәхәт һәм горурлык хисе туды. Безнең районда шундый уңган, гади, булдыклы, бер эштән дә курыкмый, яраткан хезмәтен ихлас күңелдән башкаручы кешеләр барлыгына. Чамкаевлар гаиләсенә киләчәктә дә бергәләп бәхеттә, иминлектә, тормыштан ямь табып яшәүләрен теләп каласы килә.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7270

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.