Туган тел көнендә

Бүген Иске Кулаткы  “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Туган тел көне” бәйрәме булып үтте.
Әлеге чараны бу  бакчаның  нәниләре дә, тәрбиячеләре дә зур  әзерлек белән үткәрделәр.
Иске Кулаткы районы  Башлыгы  Л. Ф. Богданова балалар бакчасының мөдире буларак   бәйрәмдә катнашучыларны кайнар тәбрикләде.   Ул үзенең чыгышында һәркемгә туган телен саклап калуга зур игътибар бирү кирәклеге турында ассызыклады.
“Туган тел көне” бәйрәмендә шулай ук районыбызныңс язучылары да чакырылган  иде.
Моның турында  тулырак  материалны  “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында тулаем укый аласыз.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7213

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.