15 февраль – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезне Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгәннәрне искә алу көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Бу истәлекле көн совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә, планетаның төрле почмакларында хезмәт иткән ватандашларыбызны хәтерләрдә яңарту белән бәйле. Хәрби бурычын туган илебездән читтә намус белән үтәгән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Сугышчан бурычына тугры калып һәлак булган солдатларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Алар мәңге безнең күңелләрдә калыр. Ватаныбызга чын каһарманнар тәрбияләп үстергән аналар алдында баш иябез.
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет, тыныч тормыш телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7168

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.