Бу көннәрдә илебездә «Кышкы спорт төрләре көне» акциясе кысаларында спорт — массакүләм чаралар уза. Бу спорт бәйрәменә безнең районның яшь спортчылары да кушылды.
9 февральдә Иске Кулаткының үзәк шугалагында тимераякта тизлеккә шуу буенча ярышлар узды.
1-3 сыйныф укучылары арасында — Кәрим Усеев;
4-5 сыйныф укучылары арасында — Самира Хәбибуллина һәм Илгиз Санжапов;
6-7 сыйныф укучылары арасында — Валерия Антонова;
8-9 сыйныф укучылары арасында Вадим Кубайкин жиңү яуладылар. Җиңүчеләр медальләр һәм Почет Грамоталары белән билгеләнделәр.
Фев 10 2023
Балалар җитезлеккә сынаштылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7116
Свежие комментарии