Районыбызны данлаучы кызлар

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем алучы сәләтле укучылар бик күп. Алар район, өлкә күләмендәге белемнәрен, осталыкларын төрле яктан күрсәтәләр. Шулар арасында XI “А” сыйныф укучылары Юлия Разакова һәм Алсу Узбекова аерым игътибарга лаеклылар. Әлеге укучылар һәрвакыт үз-үзләренә таләпчәннәр, тырышлар, өлгерләр, “5” ле билгеләренә генә укыйлар, мәктәп тормышында да актив катнашалар.

Һәрвакыт белем алырга омтылучан булулары өчен алар сыйныфташларының да, укытучыларның да ихтирамнарын яуладылар.

Сәләтле балаларның фәнни-гамәли, иҗади күнекмәләрен үстерү, җәмәгатьчелекне телләрне саклап
калу һәм үстерү проблемаларына игътибар юнәлтү, шәхеснең үз-үзенә ышанычын арттыру, үз -үзен күрсәтү, раслау максаты белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән Министырлыгы һәм “Татарстан халыкларының йорты” бергәләп 2015 елның октябрь аенда укучылар арасында фәнни-практик конференция һәм илебез халыклары телләрендә укучыларның укуларын үткәрде.

Әлеге конференциядә Юлия Разакова “Урыс филологиясе” секциясендә үзенең фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясап, “Беренче дәрәҗәдәге Дипломант” исеменә лаек булды. Аның эше “Поликультуралы җәмәгатьтә милли телләрне үстерү һәм саклап калу”исемле җыентыкта бастырылды.

Каюм Насыри исемендәге 14 нче Халыкара фәнни-практик яшьләр фестивалендә дә Алсу Узбекова
һәм Юлия Разакова үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп, беренче дәрәҗәдәге Дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Алсу Узбекова туган җиребезнең күренекле шәхесләренең тормыш юллары, иҗатлары белән кызыксына. Мәләкәс шәһәрендә үткән региональ фәнни-практик конференция нәтиҗәләре буенча Алсу Узбекованың “Туган ягыбызның талантлары” исемле эше “Хәзерге мәгариф өлкәсендәге укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре” исемле җыентыкта урын алды.

Әлеге казанышлары өчен Алсу Узбекова һәм Юлия Разакова Ульяновск өлкәсенең талантлы яшьләре
Ассамблеясендә тантаналы рәвештә Дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Без, районыбызның данын күтәрүче сәләтле кызларны шатлыклы вакыйгалары белән тәбрик итәбез.

Әйе, бу уңышларны яулауда аларга укытучылары да зур ярдәм күрсәткән. Ә инде укытучыга укучыларының
уңышларын күрү – иң зур сөенеч, хезмәтенең нәтиҗәсен, тәмен тою.

Киләчәктә Юлия белән Алсуга имтиханнарны югары балларга тапшырып, престижлы уку йортларына кереп, укуларында зур уңышлар яулавын теләп калабыз. Ә инде сыйныфташларына, башка мәктәп укучыларына алардан үрнәк алып, тырышып укырга, мәктәптә алдынгылар булырга телибез.

Әлфия ЯФАРОВА

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=71

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.