Газета бүләкләр уйнатты

2 февральдә “Күмәк көч» район газетасы матур традицияне дәвам итеп, 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатты.
5 кешедән булган махсус комиссия әлеге җаваплы вазифаны башкарды. Биредә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияләренең копияләрен редакциягә китергән яки почта бүлеге, электрон почта һәм төрле социаль челтәрләр аша квитанцияләрен җибәргән укучыларыбыз катнашты. Бу юлы уйнатуга 62 квитанция кабул ителде. Искекулаткылыларның «Күмәк көч» район газетасы белән бергә булуларына, аны һәр атна саен көтеп алып, яратып укуларына, аның киләчәгенә битараф булмауларына бик сөендек.
Төп бүләк — электр блендерын хәзерге вакытта Зур Чирекле авылында яшәүче якташыбыз, «Күмәк көч» газетасының тугры укучысы, күрше районда яшәп тә, Николаевка почта бүлекчәсе аша газетабызны даими рәвештә рәсмиләштерүче Асия Исхаковна Биктимирова отты.
— Кыйммәтле бүләк алуыма мин бик шатландым. Безнең гаилә озак еллар «Күмәк көч» газетасы белән бергә. Газетаны атна саен көтеп алабыз һәм бер сулышта укыйбыз. Район яңалыклары, котлаулар, хикәяләр укырга яратабыз. Газета аша төрле ярышлар, конкурслар, бәйгеләр хакында беләбез. Яраткан газетабыз яшәсен һәм укычылары ел саен артсын иде», — дип уртаклашты уй-фикерләре белән Асия апа.
Иске Кулаткыдан Фирүзә Насыйрова — электр чәч кисү машинкасына, Гөлсем Арсланова — тонометрга һәм Наилә Үзбекова ортопедик мендәргә ия булдылар. Әлеге ханымнар бүләк отуларына бик сөенеп, уйнатуны оештыручы редакция коллективына рәхмәтләр җиткерделәр һәм газетаның эшләве дәвамлы булуын теләделәр.
Стаканнар җыелмасын Хасибә Рәхмәтуллина (Иске Кулаткы), мөселман паносын Венер Рәхимов (Иске Кулаткы), Марина Абәйдуллина (Иске Кулаткы) һәм Румия Аипова (Кирюшкино) цифрлы медицина термометрларга лаеклы булдылар. Һәркайсы әлеге файдалы бүләкләргә чын күңелдән шатланып, редакция коллективына җылы теләкләрен җиткерде.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез, алга барлык райондашларыбызны “Күмәк көч»кә язылырга чакырабыз, сезнең әле газета уку белән беррәттән бүләкләр оту мөмкинлегегез дә булыр.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7074

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.