Һөнәрле булу бәхет

Ныклы техник һәм материаль базасын булдырган Иске Кулаткы механика-технология колледжы чыннан да өлкәбезнең шушы юнәлештәге башка уку йортлары белән көндәшлеккә сәләтле.
— Безнең һөнәри уку йортында студентларыбызга белем алу белән бергә төрле яклап сәләтләрен дә үстерүгә дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Аларның һәркайсы районыбызның да, белем бирү йортының да җәмәгать тормышында да актив катнаша. Күптән түгел генә студентларыбыз региональ һәм Бөтенроссия һөнәри конкурсларында осталыкларын күрсәттеләр. Екатерина Асанова — Ульяновск өлкәсе командасы составында “Зур тәнәфес” проектында катнашты һәм финалга чыкты. Ә инде Вагиз Ибраһимов һәм Фәнис Шәрипов һөнәри конкурсларда катнашып, җиңүче исемнәренә лаек булганнар. Бу сәләтле студентларыбыз Ульяновск өлкә Хөкүмәте стипендиясен алып, укуларын дәвам итәләр. Шулай ук безнең студентларыбыз район һәм өлкә күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүгенге көндә спортчыларыбыз региональ футбол ярышларында катнашырга әзерләнәләр. Шулай ук безнең студентларыбыз ел саен “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) » төбәк чемпионатында катнашып та белемнәрен сыныйлар. Соңгы елларда безнең уку йортыбызда уңышлы гына “Ритм” дип исемләнгән волонтерлар берләшмәсе эшли. Студентларыбыз бик теләп төрле хәйрия акцияләрдә катнашалар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, экологияне саклауга, чишмәләрне, тирә-ягыбызны чүп-чардан җыештыруга багышланган төрле чараларда катнашалар. Соңгы вакыйгалар кысаларында волонтерларыбыз Украинада барган хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә дә үзләреннән өлеш керттеләр, Киләсе уку елында бюджет нигезендә без “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру» белгечлеге буенча – 25 һәм “Автомобиль системалары һәм агрегатлары двигательләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” белгечлеге буенча шулай ук 25 укучыны кабул итергә планлаштырабыз, – дип сөйләде Иске Кулаткы механика-технология колледжының укыту эшләре буенча директор урынбасары Зифа Мидхатовна Вәльшина.
Ә инде колледжның директоры Ринат Якубович Үмәров уку йортының төп яңалыклары белән тагын да тулырак таныштырды.
— Быел безнең уку йортында “Һәрбер баланың уңышы” дип исемләнгән проект кысаларында Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләренең VIII – IX сыйныф укучылары өчен һөнәри белем бирү курслары эшли башлады. Әлеге проект мәктәп укучыларына IX сыйныфны тәмамлаганда ук башлангыч һөнәри белем алырга ярдәм итәчәк. Башкача әйткәндә, мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам итәргә теләмәгән укучының кулында да һөнәри белем үзләштерүе турындагы таныклыгы булачак, димәк ул кая булса да эшкә урнаша алачак. Укулар атна саен, шимбә көнне, иртәнге 9.00 – 12.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә 33 укучы “Электрон исәпләү машиналары операторы” һәм 19 укучы “Җиңел машиналарны ремонтлау слесаре” белгечлекләре буенча укыйлар. Әйтергә кирәк, укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән укуларга йөриләр. Тәҗрибәле педагогларыбыз балаларга күбесенчә практик дәресләр бирәләр. Югары һәм заманча технологияләр ярдәмендә укучыларыбыз бүгенге заманда иң актуаль булган IT – технологияләр өлкәсенә беренче адымнарын ясыйлар. Ә инде “Җиңел машиналарны ремонтлау слесаре” белгечлеген сайлаган егетләребез махсус җиһазлар, тренажерлар ярдәмендә җиңел автомобильләрне тулысынча сүтеп җыярга, электр җиһазларында, тапшыру тартмасында, двигатель системасында үлчәүләр ясарга өйрәнәләр. Уку курслары практик имтихан һәм махсус таныклыклар тапшыру белән тәмамланачак. Һичшиксез, бу белемнәр укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауда да, эшкә урнашуда да ярдәм итәчәк.

Тулырак материалны газетаның 5нче санында укый алсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6998

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.