«Иң матур тел – туган тел» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Телебезгә мәхәббәт бала чактан башлана. Гаиләдә ата-ана, әби-бабай үз телендә сөйли икән, балалар да шушы мохиттә үсә – туган телендә сөйләшә. Әмма бүгенге көндә әлеге мәсьәлә аерым игътибар сорый, чөнки балалар гына түгел, олылар да күбрәге дәүләт телендә аралашуны кулай күрә.
Татар теле — туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү максатыннан “Күмәк көч” район газетасы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсе белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында иншалар (сочинение) бәйгесе игълан итә.
Бәйгедә I-XI cыйныфлар укучылары катнаша ала. Алар “Иң матур тел – туган тел” дигән темага язган эшләрен редакциягә 1 февральдән 21 февральгә кадәр китереп тапшыра алалар. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрне тантаналы төстә “Күмәк көч” район газетасы редакциясендә бүләкләү каралган. “Иң яхшы” дип табылган эшләр “Күмәк көч” район газетасы битләрендә дә урнаштырылачак.
Редакциянең адресы: Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе,  Куйбышев урамы, 22 нче йорт (2 этаж).
(элеккеге военкомат бинасы).

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6973

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.