Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең кызлар командасы «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия Чемпионатының дивизион этабы финалында катнашты.
Әлеге ярышлар 28 январьда Новоспасск эшчеләр бистәсендә үтте. Биредә Ульяновск өлкәсенең көньяк кусты районнарыннан район этапларында җиңүче командалар катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, безнең районның кызлар командасы бронзага ия булды. Ярышларга әзерләнүдә әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Кәшаф Сәлимов тырышлык куйды. Кызлар командасын һәм тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез.
Янв 30 2023
Җиңү алып кайттылар
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6958
Свежие комментарии